название:
автор:
Син дә нигә шулай түгелсең
автор:
Зөһрә Сәхәбиева
рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 651 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
Мин елмаеп киләм ерактан ук, Шәүләң генә синең күренсен… Эчемдәге тышымда шул минем, Син дә нигә шулай түгелсең? Сине күрсәм, бетә борчуларым, Син шул минем бердәнберемсең. Син дип яшим, син дип өзелеп торам, Син дә нигә шулай түгелсең? Теләгем бер: елмаюым аша Бөтен җаным сиңа күренсен! Мин беркатлы сине яратканга, Ә син, син шул андый түгелсең. Нури АРСЛАНОВ сүзләре, Алмаз МОНАСЫЙПОВ көе
А как ты думаешь, о чем песня "Син дә нигә шулай түгелсең" ?