название:
автор:
Гөмер уза
автор:
Бәширә Насыйрова
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 814 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Гомер уза аккан сулар кебек, Йөрәкләрдә кала ярасы. Кемнәр әйтер, кемнәр санап бирер, Тагын күпме калды барасы. Сөенәм мин кайчак иртәләрен, Шөкерәнә кылам язмышка. Ә кичләрен, янә утлар сүнгәч, Төшәсең шул кайгы – сагышка. Яшәү–үлем бары тик бер сукмак, Нигә башка сукмак юк икән. Адаштым дип кире кайтыр идем, Яшьлегемә кайсы юл илтә.
А как ты думаешь, о чем песня "Гөмер уза" ?