ГлавнаяИсполнителиГөлчәчәк ГалләмоваАккош күле
название:

Аккош күле


автор:

Гөлчәчәк Галләмова


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 838 просмотров
Килде көткән язлар, күңел тулы назлар,
Киң яланнар гөлгә күмелә.
Үткәннәрне уйлап, бераз ямансулап,
Килдем әле аккош күленә.

Аккош күле тонык, тирә ягы тыныч,
Сер сөйләшә зифа каеннар.
hич кенә дә тынмый, колагымда чыңлый,
Таныш моңнар, таныш тавышлар.

Бәлки күрерсең дип, күрсәң килерсең дип,
Яр башында учак кабыздым.
Кара, кошлар суда горур йөзеп уза,
Ә мин ярда япа-ялгызым.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Аккош күле" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен