название:
автор:
Кура җиләк
автор:
Зөфәр Хайретдинов
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 985 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Кура җиләк пешкәндер дип, Чакырдың урманнарга. Икәү бергә күмелдек без Хуш исле кураларга. пр. Коела инде куралар, Җил үтте аралардан, Ялгызым йөрим адашып Куралы аланнарда. Иреннәрдә җиләк тәме, Моңаймый булмый түзеп. Уч тутырып кура җиләк Ашаттың миңа өзеп. Иреннәрдә җиләк тәме, Моңаймый булмый түзеп. Уч тутырып кура җиләк Кемнәр ашатыр өзеп? Җем-җем яна кура җиләк, Җыймыйча булмый түзеп. Кура җиләк кабат пешәр, Тик кем ашатыр өзеп?
А как ты думаешь, о чем песня "Кура җиләк" ?