название:
автор:
Зөләйхә (татар халык җыры)
автор:
Айгуль Сагынбаева
рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1454 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Ай югары, ай югары, Айга менәсем килә; Айга менеп, түбән карап, Сине күрәсем килә. Кызарып кояш чыкканда Нурлар төшә түтәлгә. Күзем төшсә, күңелем төшми Синнән башка бүтәнгә. Озын кара чәчләреңне Тасма кирәк үрергә. Өзелеп сөйгән ярың килгән, Чык, Зөләйха, күрергә. Аклы-чуклы ал тасмаңны Тагып җибәр тәңкәңә. Шул егетне яратам, дип, Әйт, Зөләйха, әнкәңә.
А как ты думаешь, о чем песня "Зөләйхә (татар халык җыры)" ?