название:
автор:
Син минем атылмас йолдызым*
автор:
Гүзәл Уразова
рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 630 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Мәхәббәт теләгез Атылган йолдызлар артыннан атылдык, Теләдек бәхетле булырга. Ихластан вәгъдәләр бирештек, Бирештек гомергә янәшә калырга. Кушымта: Йолдызлар атыла, күрдеңме? Мин барын бу җирдә белдеңме? Син минем атылмас йолдызым, Йолдызым, бизәүчем мәхәббәт күгемне. Өметкә уралып йолдызлар коела, Икәүләп нурларын җыярбыз. Кайнарлык күзләрдә, ут-ялкын йөзләрдә, Йөрәкләр чапканда тыймагыз. Кушымта. Йолдызлар, сүнмәгез, өметне өзмәгез, Болытлар, арага кермәгез. Йолдызлар атылган мизгелдә күңелдән Гомерлек мәхәббәт теләгез. Кушымта.
А как ты думаешь, о чем песня "Син минем атылмас йолдызым*" ?