ГлавнаяИсполнителиНеизвестенҺәлакәттән безне кисәткәндәй
название:

Һәлакәттән безне кисәткәндәй


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1259 просмотров
Һәлакәттән безне кисәткәндәй
Юл буенда кала һәйкәлләр
Бу юлларда күпме яшь гомерләр
дөньялардан киткәннәр

Кушымта:
Сак йөрегез зур юлларга
Юлыкмый хәвефләргә
Хәерле юл бар-чагызга
Киләчәк гомерләргә
Сак йөрегез зур юлларга
Юлыкмый хәвефләргә
Куелмасын һәйкәлләр дә
Озын юл буйларында

Күрәчәктән ахры җилкенгәндәй
Ашкындып безне күрегез
Тик бер генә килә бит гомерләр
Яшәү кадерләрен белегез

Юл чыгарга сакчы фәрештәдәй
Хәерле юл тели һәйкәлләр
Исән-имин сезне күрсен диләр
Ераклардан өзелеп көткәннәр

Кушымта.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Һәлакәттән безне кисәткәндәй" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен