ГлавнаяИсполнителиАзат Гильмутдинов & IttifaqMәхәббәт сынаулары
название:

Mәхәббәт сынаулары


автор:

Азат Гильмутдинов & Ittifaq


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1072 просмотра
Кичен һәм иртән курыкмыйча тибә
Мәхәббәт сынавы аша үткән йөрәкләр.
Тормыш мәрхәмәтсез була кайчак, диләр,
Югалтулар котылгысыз, яралар тирән.
Бу уен түгел, әйдә,уян тизрәк.
Син берүзең һәм нәрсәдер эшләргә кирәк.
Түгәрәк тормыш почмакка кысылды,
Һәм бу да чуалган мәхәббәтнең сынавы.

Барысын да оныт, юлыңа ак җәймә,
Түзә алмыйм дисәң, канатыңны җәй дә,
Оч, бәгърем, карама,
Карама син аска, сәлам әйт язга.
Синең елмаюың-бәхет минутлары,
Синең тавышың-ярату дулкыннары.

Кичен һәм иртән курыкмыйча тибә
Мәхәббәт сынавы аша үткән йөрәкләр.

Ярлыкагыл,узалмадым
Мәхәббәт,мәхәббәт сынауларын.
Син киткәндә миңа калды
Мәхәббәт, мәхәббәт сынаулары...

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Mәхәббәт сынаулары" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен