ГлавнаяИсполнителиНеизвестенКөзге сагыш
название:

Көзге сагыш


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 643 просмотра
Көзге сагыш

Рамил Әсхәдуллин көе
Зөлфирә Гыйльфанова сүзләре 

1) Арабызда яңгыр, көзге яңгыр,
Көйгән яфракларга җан өрә,
Азгын җилләр ни әйтергә тели, 
Өйгә керәм диеп тилмерә.

К: Ничек кенә сагышларны
Сөйләргә икән җилгә,
Бар нәфрәтне алып китсен
Үзем белмәгән җиргә.

2) Көзге кояш, көзге кояш инде,
Нуры салкын, болыт каплаган.
Күңел кылларында уйнар өчен
Нигә диеп мине сайлаган?

3) Төннең кара курку күзләреннән
Сагыш эзли сөю шәүләсен.
Яңа ярлар тиң булсыннар диеп, 
Көзләр үзе корган хәйләсен.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Көзге сагыш" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен