ГлавнаяИсполнителиЗИННУРХалкым минем
название:

Халкым минем


автор:

ЗИННУР


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 807 просмотров
Бу хуҗасыз, җирсез илдә
Син әллә бер этме соң?
Ач ятасың буш ояңда,
Өрмисең, вә китмисең,
Халкым минем,халкым минем.

Авызлыклап җигелгәнсең,
Син әллә бер атмы соң?
Суыкларда катмыйсың син,
Сазлыкларда батмыйсың,
Халкым минем, халкым минем.

Кавыкланып беткән илдә
Син әллә бер бетме соң?
Сытып-сытып та карыйлар,
Тик син һаман бетмисең.

Күккә омтылган буласың,
Син әллә бер кошмы соң?
Кардәшләрең күптән оча,
Ә син нигә очмыйсың,
Халкым минем, халкым минем...

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Халкым минем" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен