ГлавнаяИсполнителиНеизвестенКарлар яуган саен сине
название:

Карлар яуган саен сине


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1077 просмотров
Карлар яуган саен  сине
Искә алып, сагынам.
Очрашырбыз әле диеп,
Искән җилләргә табынам.

Ә мин сине озак эзләдем,
Талды инде күзләрем
Кышкы юлдан сине көтеп,сине көтеп.

Мин ишеттем тавышыңны
Кышкы буран елавында.
Сагынуыңны алып килде
Тургай моңы иртә таңда.

Мин дә сине бик эзләдем,
Синдә тәүге мәхәббәтем.
Өзелмәгән әле өмет, өзелмәгән.

Синнән башка  Җир йөзендә
Төннәр моңсу,көннәр нурсыз.
Синнән башка Җир йөзендә
Күлләр сусыз, җырлар моңсыз.

Безне язмыш очраштырды,
Безне тормыш таныштырды,
Бергә генә булыгыз, дип,
Бергә генә...

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Карлар яуган саен сине" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен