ГлавнаяИсполнителиИлГэрэйСин булмасаң әгәр янәшемдә, Яшәү яме
название:

Син булмасаң әгәр янәшемдә, Яшәү яме


автор:

ИлГэрэй


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 809 просмотров
Нигә сиңа күзем төште әле?
Сагынамын сине, аңлый алмыйм.
Беләсең бит инде син үзеңдә -
Синнән гүзәлләрне таба алмыйм.

Син булмасаң әгәр янәшемдә,
Яшәү яме миңа кем бирә?
Сине сөям бары сине генә.
Иң кәдерле кешем син генә.
Сине сөям, бары сине генә.
Иң кәдерле кешем син генә.

Сөюемне никтер аңламыйсың.
Нигә әле салкын карыйсың?
Бу бормалы тормыш юлларыннан
Синең белән килә барасы.

Син булмасаң әгәр янәшемдә,
Яшәү яме миңа кем бирә?
Сине сөям, бары сине генә.
Иң кәдерле кешем син генә.

Бергә генә без булырга тиеш.
Тик булмасын иде ялгышлар.
Әй, кәдерлем, бары синнән генә
Аермасын иде язмышлар.

Син булмасаң әгәр янәшемдә,
Яшәү яме миңа кем бирә?
Сине сөям, бары сине генә.
Иң кәдерле кешем син генә.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Син булмасаң әгәр янәшемдә, Яшәү яме" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен