название:
автор:
Исән-сау гына йөр,син кадерлем,hәрвакыт йорисең юлларда....
автор:
Гузэл Уразова
рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 626 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Безнең тормыш гөле чәчәк ата Икәү сипкәч шифа суларын Мине аңлап, сөеп яшәгәнгә Якты булсын йөрер юлларың... Исән-сау гына бул син, кадерлем, Һәрвакыт йөрисең юлларда. Фәрештәләр сиңа юлдаш булсын Алда каршылыклар торганда. Һәр иртәне башлыйк матур сүздән Карашлардан аңлап серләрне Бер-береңә назлар бүләк итеп Үткәрик лә яңа көннәрне. Исән-сау гына бул син, кадерлем, Һәрвакыт йөрисең юлларда. Фәрештәләр сиңа юлдаш булсын Алда каршылыклар торганда. Синең кебек гүзәл кешене мин Күпме эзләсәм дә табалмам. Аңлыйм синең чиста хисләреңне Яннарыңнан китеп югалмам. Исән-сау гына бул син, кадерлем, Һәрвакыт йөрисең юлларда. Фәрештәләр сиңа юлдаш булсын Алда каршылыклар торганда.
А как ты думаешь, о чем песня "Исән-сау гына йөр,син кадерлем,hәрвакыт йорисең юлларда...." ?