ГлавнаяИсполнителиГузэл УразоваИсэн-сау гына йор, син кадерлем....
название:

Исэн-сау гына йор, син кадерлем....


автор:

Гузэл Уразова


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 770 просмотров
Безнең тормыш гөле чәчәк ата
Икәү сипкәч шифа суларын
Мине аңлап, сөеп яшәгәнгә
Якты булсын йөрер юлларың...

Исән-сау гына бул син, кадерлем,
Һәрвакыт йөрисең юлларда.
Фәрештәләр сиңа юлдаш булсын
Алда каршылыклар торганда.

Һәр иртәне башлыйк матур сүздән
Карашлардан аңлап серләрне
Бер-береңә назлар бүләк итеп
Үткәрик лә яңа көннәрне.

Исән-сау гына бул син, кадерлем,
Һәрвакыт йөрисең юлларда.
Фәрештәләр сиңа юлдаш булсын
Алда каршылыклар торганда.

Синең кебек гүзәл кешене мин
Күпме эзләсәм дә табалмам.
Аңлыйм синең чиста хисләреңне
Яннарыңнан китеп югалмам.

Исән-сау гына бул син, кадерлем,
Һәрвакыт йөрисең юлларда.
Фәрештәләр сиңа юлдаш булсын
Алда каршылыклар торганда.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Исэн-сау гына йор, син кадерлем...." ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен