название:
автор:
Язлар булып кайт
автор:
Леся Гатиатуллина
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 996 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Матур булып кердең тормышыма, Матур булып киттең син миннән, Үз үземне ничек юатсам да, Аерылу авыр бит синнән. Ургылыплар керсез күңелемнән Челтери шул моңнар чишмәсе, Шул чишмәнең борма юлларыннан Алып сине килә китәсе. Язлар булып әйләнеп кил әле, Беркайчан да сүнмә, сүрелмә. Ярсу язны уйлап сине көтәм, Күңелемнән моңнар түгелә. Матур булып кердең тормышыма, Матур булып киттең син миннән, Үз үземне ничек юатсам да, Аерылу авыр бит синнән. Минем кебек син дә уйлан әле, Ис(е)ңә төшер матур чакларны. Безнең сөю шундый гүзәл иде, Истәлекләр итеп сакларлык. Язлар булып әйләнеп кил әле, Беркайчан да сүнмә, сүрелмә. Ярсу язны уйлап сине көтәм, Күңелемнән моңнар түгелә. Матур булып кердең тормышыма, Матур булып киттең син миннән, Үз үземне ничек юатсам да, Аерылу авыр бит синнән. Язлар булып әйләнеп кил әле, Беркайчан да сүнмә, сүрелмә. Ярсу язны уйлап сине көтәм, Күңелемнән моңнар түгелә.
А как ты думаешь, о чем песня "Язлар булып кайт" ?