ГлавнаяИсполнителиНеизвестенГармунчы булсын ярың
название:

Гармунчы булсын ярың


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 776 просмотров
Гармунчы булсын ярың
Әй, дускаем, сиңа әйтәм:
Гармунчы булсын ярың.
Гармунчының буыннары
Саен мәхәббәт аның. 
Суда, суда,
Суда йөзаласыңмы?
Мин сине күрми түзалмыйм,
Ә син түзаласыңмы? 
Гармунчылар гармун уйный,
Кулында балдагы бар;
Гармунчы дигән даны бар,
Сөеп туймас яры бар. 
Суда, суда,
Суда йөзаласыңмы?
Мин сине күрми түзалмыйм,
Ә син түзаласыңмы? 
Утырмагыз урындыкка,
Гармунчылар утырсын.
Бөгелә-сыгыла гармун уйный,
Ул ничек онытылсын. 
Суда, суда,
Суда йөзаласыңмы?
Мин сине күрми түзалмыйм,
Ә син түзаласыңмы? 
Гармунчының гармунына
Матур көйләр көйлибез.
Син алырлык, мин барырлык
Булсак кына йөрибез. 
Суда, суда,
Суда йөзаласыңмы?
Мин сине күрми түзалмыйм,
Ә син түзаласыңмы?

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Гармунчы булсын ярың" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен