название:
автор:
Яратып кавышканнар
автор:
Рәсим Низамов
рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1569 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Өзелеп яратканнар күп, Бар соңлап табышканнар. Бик бәхетле бу дөньяда Яратып кавышканнар. Мәхәббәтле йортта гына Яшәве рәхәт була. Яратудан гына җиргә Бәхетле бала туа. Һәр гаилә үзенчә яши — Һәр өй эче тулы сер. Яратып яшәсәң дөнья Матурырак барыбер. Мәхәббәтле йортта гына Яшәве рәхәт була. Яратудан гына җиргә Бәхетле бала туа. Сакласын Ходай канатны Каерыр ялгышлардан. Мәңге бергә яшәсеннәр Яратып кавышканнар. Мәхәббәтле йортта гына Яшәве рәхәт була. Яратудан гына җиргә Бәхетле бала туа.
А как ты думаешь, о чем песня "Яратып кавышканнар" ?