название:
автор:
Син житмисен жаныма
автор:
Гузаль Уразова
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 841 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
Онытырга күмпе теләсәм дә, Йөрәгемнән һаман китмисең. Гомер елгам ага салмак гына, Тик син генә җанга җитмисең. Сүнде сыман кояш күкләремдә, Син җитмисең җанга син генә. Синнән башка, иркәм, синнән башка Йөрәгемне аңлар кем генә. Төннәр буе укыйм хатларыңны, Искә алып бергә чакларны. Шул чакларны моңлы бер жыр итеп, Йөрәгемдә мәңге саклармын. Сүнде сыман кояш күкләремдә, Син җитмисең җанга син генә. Синнән башка, иркәм, синнән башка Йөрәгемне аңлар кем генә. Тагын язлар килде, кар суыдай Куңелләрем тагын ярсына. Хәбәр салсаң, гөрләвекләр булып Йөгерер идем синең каршыңа. Сүнде сыман кояш күкләремдә, Син җитмисең җанга син генә. Синнән башка, иркәм, синнән башка Йөрәгемне аңлар кем генә.
А как ты думаешь, о чем песня "Син житмисен жаныма" ?