ГлавнаяИсполнителиИльхам ШакировГөлмәрьям
название:

Гөлмәрьям


автор:

Ильхам Шакиров


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1152 просмотра
Гамил Афзал сүзләре, Илһам Шакиров көе.

Җәйләүләрдә көтү куды Гөлмәрьям,
Гөлләр өзде бер бәйләм Гөлмәрьям,
Күзләрендә чаялыгы чаткысы,
Йөзләрендә таң нурының яктысы,
Гөлмәрьям
Күзен алмый кулындагы гөлләрдән.

Болыннарда көтү йөртте Гөлмәрьям,
Сулар эчте көмештәй күлләрдән.
Җилбер җилбер исә сахра җилләре,
Җәйрәп яткан туган-үскән җирләрнең
Гөлмәрьям
Матурлыгын үзенә җыйган Гөлмәрьям.

Болыннардан эштән кайта Гөлмәрьям,
Гармунлы урамнарда нинди ямь!
Сылу үскән авыл кызы, ил кызы,
Сандугачлы таңнарның йолдызы —
Гөлмәрьям
Шундый күркәм минем иркәм Гөлмәрьям.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Гөлмәрьям" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен