название:
автор:
Эй, жир шары
автор:
Асыльяр
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 875 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Ничек табыштык без, аңлый алмыйм Фәрештәләр ярдәм иткәндер. Моңа кадәр гөрләвекле язлар Бездән башка ничек үткәндер. Әй, җир шары, бераз әкрен әйлән, Язгы кояш син дә ашыкма. Вакытларны тескенлисә килә Шушы мәхәббәтем хакына. Күңелдәге мәхәббәт сазының Ишетелми иде тавышы. Син кагылдың аңа алсу гөлем Әллә белеп, әллә ялгышып. Әй, җир шары, бераз әкрен әйлән, Язгы кояш син дә ашыкма. Вакытларны тескенлисә килә Шушы мәхәббәтем хакына.
А как ты думаешь, о чем песня "Эй, жир шары" ?