ГлавнаяИсполнителиНеизвестенКинәт кенә гашыйк булдым
название:

Кинәт кенә гашыйк булдым


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1294 просмотра
Кинәт кенә гашыйк булдым
Гөнаһсыз күзләреңә
Серле нурлар чагылды күк
Самими йөзләреңдә.
Нигә диеп мин карадым
Син йөзгәндә ак җилдә
Укучым идең лә минем
Нигә кердең күңелгә.

Соңгы кыңгырау чыңлама
Йөрәк бар тыя алмаган
Үз укучысын яратып,
Яратып туя алмаган.
Көтеп алам дәресемне
Сәгате тәүлеккә тиң
Бер карасам мәхәббәтем
Бер карсам сеңлем син.
Такта янына чыкканда
Кагылып киттең ялгыш
Язмышларда ялгышлар бар,
Бу ялгыш татлы ялгыш.

Соңгы кыңгырау чыңлама
Йөрәк бар тыя алмаган
Үз укучысын яратып,
Яратып туя алмаган.
Син дә тойдың ,мин дә тойдым
Җылылык араларда
Нинди күзләр белән карыйм
Дәрестә балаларга
Ничәмә күз арасыннан
Туя алмыйм сиңа карап
Назлы каршыңа урап
Дәшәсең ярат,ярат.

Соңгы кыңгырау чыңлама
Йөрәк бар тыя алмаган
Үз укучысын яратып,
Яратып туя алмаган.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Кинәт кенә гашыйк булдым" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен