ГлавнаяИсполнителиЗинира Ахметьянова,Алена Тимерханова,Альфира Камалтдинова,Светлана Шарафутдинова,Галия Валиева,Светлана Нурлыгаянова,Лейсан БадрГармунчы булсын ярын
название:

Гармунчы булсын ярын


автор:

Зинира Ахметьянова,Алена Тимерханова,Альфира Камалтдинова,Св


рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 648 просмотров
Әй, дускаем, сиңа әйтәм:
Гармунчы булсын ярың.
Гармунчының буыннары
Саен мәхәббәт аның.

Суда, суда,
Суда йөзаласыңмы?
Мин сине күрми түзалмыйм,
Ә син түзаласыңмы?

Гармунчылар гармун уйный,
Кулында балдагы бар;
Гармунчы дигән даны бар,
Сөеп туймас яры бар.

Суда, суда,
Суда йөзаласыңмы?
Мин сине күрми түзалмыйм,
Ә син түзаласыңмы?

Утырмагыз урындыкка,
Гармунчылар утырсын.
Бөгелә-сыгыла гармун уйный,
Ул ничек онытылсын.

Суда, суда,
Суда йөзаласыңмы?
Мин сине күрми түзалмыйм,
Ә син түзаласыңмы?

Гармунчының гармунына
Матур көйләр көйлибез.
Син алырлык, мин барырлык
Булсак кына йөрибез.

Суда, суда,
Суда йөзаласыңмы?
Мин сине күрми түзалмыйм,
Ә син түзаласыңмы?

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Гармунчы булсын ярын" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен