TOP песен исполнителя
"Габдельфат Сафин"
"Габдельфат Сафин"
название:
автор:
жанры: tatar, folk, pop
Ай, дубыр-дубая (татар халык жыры)
автор:
Габдельфат Сафин
жанры: tatar, folk, pop
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 980 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Без урамнан узабыз ла, Тимер чана сыздырып. Йокың килсә, йокла, җаный, Уятырбыз сызгырып. Ай, дубыр-дубая, Вай, дубыр-дубая, Зәңгәр яулыгыңны бәйләп, Кая бардың син бая? Аккош атсаң, ятып ат ла, Тимәс микән түшенә? Кич ятканда исәпләп ят — Кермәс микән төшеңә? Ай, дубыр-дубая, Вай, дубыр-дубая, Алсу яулыгыңны бәйләп, Кая бардың син бая? Биек икән йортыгыз ла, Якты яна утыгыз. Турыгыздан өч әйләндем, Каты икән йокыгыз! Ай, дубыр-дубая, Вай, дубыр-дубая, Кызыл яулыгыңны бәйләп, Кая бардың син бая? Урам буе, юл буе ла; Идел буе, су юлы. Көттем, җаным, чыгарсың дип, Йокламадым төн буе. Ай, дубыр-дубая, Вай, дубыр-дубая, Чуар яулыгыңны бәйләп Кайтып киләсең каян? Алма бакчасына кереп, Алмага үрелдеңме? Яна йөрәк ялкынланып, Төтене күренмиме? Ай, дубыр-дубая, Вай, дубыр-дубая, Аклы яулыгыңны бәйләп, Кая бардың син бая?
Это интересно:
Сафин Габдельфат Габдурахманович родился 11 октября 1962 года в селе Симетбаш Арского р-на Республики Татарстан. Деревня находится всего лишь в пяти километрах от Тукай-Кырлая, где жил и творил великий поэт.После окончания Кырлайской средней школы Габдельфат Сафин поступает в Казанский инженерно-строительный институт. Получив специальность инженера-строителя, он решает... подробнее
А как ты думаешь, о чем песня "Ай, дубыр-дубая (татар халык жыры)" ?