ГлавнаяИсполнителиЗөһрә ШәрифуллинаКайда сез, яшьлек елларым?
название:

Кайда сез, яшьлек елларым?


автор:

Зөһрә Шәрифуллина


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 784 просмотра
Яшьлегем, яшьлек елларым,
Кайда соң сез, кайда сез?
Эзләсәм дә, таба алмыйм,
Эндәшсәм дә файдасыз.

Эзли-эзли яшьлегемне,
Артыгыздан йөгердем.
Кайда соң сез, унсигезем,
Унтугызым, егермем?

Онытмыйм мин яшьлегемне
Чәчләргә чал керсә дә.
Кайтарыгыз яшьлегемне
Азга гына булса да.

Эзли-эзли яшьлегемне,
Артыгыздан йөгердем.
Кайда соң сез, унсигезем,
Унтугызым, егермем?

Яшьлегем, һич югында син
Ешрак искә төшсәнә.
Яшәреп киткәндәй булам
Яшьлек искә төшкәндә.

Эзли-эзли яшьлегемне,
Артыгыздан йөгердем.
Кайда соң сез, унсигезем,
Унтугызым, егермем?

Шамил Тимербулатов көе 
Роберт Миңнуллин сүзләре

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Кайда сез, яшьлек елларым?" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен