ГлавнаяИсполнителиДиля Нигматуллина & Булат НигматуллинБезнең гомер
название:

Безнең гомер


автор:

Диля Нигматуллина & Булат Нигматуллин


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1415 просмотров
Таңдан искән җилләр кебек, 
Гомерләр узып бара.
Безнең гомер әйтерсең лә
Күз ачып йомган ара.
Тәгәри гомер йомгагы,
Юлларны саный-саный.
Тотам димә ул йомгакны,
Тәгәри, һич туктамый.

Безнең гомер - чишмә челтерәве ул,
Кайтавазы ерак язларның.
Безнең гомер - күкләр күкрәве ул,
Моң-сагышы киек казларның...

Ашкынабыз... Безнең гомер
Гел тоташ бәйрәм түгел.
Узган гомерләрне уйлап,
Моңлана кайчак күңел.
Ни булса да, безгә гомер
Тик бер генә бирелә.
Гомер - мизгел,
Шул мизгелнең кадерләрен бел генә.

Безнең гомер - чишмә челтерәве ул,
Кайтавазы ерак язларның.
Безнең гомер - күкләр күкрәве ул,
Моң-сагышы киек казларның...

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Безнең гомер" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен