ГлавнаяИсполнителиЗакир Шахбан и гр.ЗаманЧыгарсынмы каршы алырга
название:

Чыгарсынмы каршы алырга


автор:

Закир Шахбан и гр.Заман


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1201 просмотр
Тыңларсыңмы яшьлек хисләремне,
Җырларыма кушып җырласам?
Каршы төшмәссеңме, йөрәгеңне
Мәхәббәтем белән чорнасам?

Минем белән тормыш сукмагыннан
Риза булырсыңмы үтәргә?
Аерылганда вәгъдә бирерсеңме
Кабат кайтуымны көтәргә?

Ашкынулы йөрәк көтә көн дә
Уртак таңның сызылып атканын.
Яшьлегемне җырга салган чакта
Кушылып җырларсыңмы, аппагым?

Кайткан чакта Сарман буйларына
Яннарыңда мәңге калырга,
Кырык эшең ташлап кырык якка,
Чыгарсыңмы каршы алырга?

__________________________________________

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Чыгарсынмы каршы алырга" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен