ГлавнаяИсполнителиСалават ФәтхетдиновХуш инде «24 ел сезнең белән»
название:

Хуш инде «24 ел сезнең белән»


автор:

Салават Фәтхетдинов


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 885 просмотров
«Хуш инде» 
И.Юзеев сүз., Ф.Мортазин көе

Хуш инде, мәңгегә
Хуш инде.
Китә яз, китә наз —
Кыш инде.
Тагын бер текәлеп
Карыймчы:
Рәсемеңне күңелемә
Алыймчы.

Ул китә, мәңгегә
Дип китә.
Соң килде мәхәббәт, —
Ник китә?
Чаналар кузгалып
Киттеләр,
Йөрәкне өздереп
Үттеләр.

Эзләрен кар-буран
Сылады.
Юлларга җил ятып
Елады.
Хуш инде, мәңгегә
Хуш инде.
Үтте яз, буранлы
Кыш инде.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Хуш инде «24 ел сезнең белән»" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен