ГлавнаяИсполнителиСалават ФатхетдиновСАГЫНАМ АТИЕМ...
название:

САГЫНАМ АТИЕМ...


автор:

Салават Фатхетдинов


рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 601 просмотр
Ф.Мортазин көе, Н.Галимов сүз.

Туган көн бүләгең, чәчәкләр киптеләр,
Кипсә дә, барыбер - саклыймын.
Сыеныр кешем юк, сөенә алмыймын,
Бары тик исемең ятлыймын.

Сагынам, әтием, чәчемнән сыйпавың,
Иркәләп кочуың сагынам.
Кипсә дә чәчәкләр, кочаклап сөйләшәм,
Аерма дигәндәй назыңнан.

Җил-давыл тидерми, кыраулар төшерми
Үстердең чәчәк күк иркәләп.
Син барда, әтием, күз яшем түкмичә,
Еладым бары тик үпкәләп.

Ә хәзер яшемдә ачы тәм сизәмен,
Кайтмавың белсәм дә - көтәмен.
Төшемдә чәчәкләр өзәсең болында,
Шул болын яныннан үтәм мин

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "САГЫНАМ АТИЕМ..." ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен