ГлавнаяИсполнителиНеизвестенШау чәчәкле язлар җиткәч
название:

Шау чәчәкле язлар җиткәч


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1108 просмотров
Шау чәчәкле язлар җиткәч, 
Ник соң күңел җилкенә.
Үз тиңен көтә һәр йөрәк,
Табарын белеп кенә.
Кушымта:
Өзгәләнмәгез йөрәкләр,
Парларсыз калмассыз сез.
Язмышыгызда язылган
Ярларны табарсыз сез,
Барыбер табарсыз сез.

Ак чәчәккә төренерләр
Чияләр, алмагачлар.
Мәхәббәт җырын җырлыйлар
Былбыллар, сандугачлар.

Кушымта шул ук.

Чәчләр чәчкә бәйләнер бер,
Киелерләр балдаклар.
Сөеп кавышу өчен дә
Киләдер җиргә язлар.

Кушымта шул ук.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Шау чәчәкле язлар җиткәч" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен