ГлавнаяИсполнителиИлдар Хакимов hэм Гүзәл УразоваМәхәббәт дуэты
название:

Мәхәббәт дуэты


автор:

Илдар Хакимов hэм Гүзәл Уразова


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1535 просмотров
Мәхәббәт дуэты

Бер күрүдә күңелемә кердең,
Бул дидең миңа гына.
Әйе диеп җавап бирде йөрәк
Бәгърем сиңа гына.

Кушымта:
Чәчләр чаларгач та, йөрәкләрдә
Мәхәббәт янсын иде.
Ярый әле кавышканбыз диеп
Әйтергә язсын иде.

"Гүзәлем," - дип миңа дәшәсең син,
Буладыр төрле чагым.
Ялгыз, усал, моңсу чагымда да
Ярат син мине, җаным.

Кушымта.

Ялгыш кырыс дәшсәм ишетмә син,
Сабырлык сакта торсын.
Иркә сүзең, назлап елмаюың
Дөньямны оныттырсын.

Кушымта.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Мәхәббәт дуэты" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен