название:
автор:
Зарланма (минус)...
автор:
Ильдар Хакимов
рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1243 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Зарланма. Һәркөн саен бер ялгызың Чишмәләргә киләсең, Сөйгән ярым ташлады дип Күз яшеңне түгәсең. Зарланмале дөньядан, Зарланмачы, әй сеңел! Күрче дөнья нинди матур, Зарланыр чагың түгел. Парлыларны күрсәң әгәр, Үзәкләрең өзелә. Һәрнәрсәнең үз чиге бар, Син хәзергә түз генә. Зарланмале дөньядан, Зарланмачы, әй сеңел! Уйнап-көлеп, җырлап-биеп, Шаулап үтсен яшь гомер. Син һаман да аны уйлап Кибәсең, саргаясың. Яшәү бигрәк төссез диеп Дөньядан зарланасың. Зарланмале дөньядан, Зарланмачы, әй сеңел! Яшьлегең шау чәчәк атар, Зарланыр чагың түгел.
А как ты думаешь, о чем песня "Зарланма (минус)..." ?