название:
автор:
Сез иң гузәл кеше икәнсез
автор:
Фанис Яруллин
рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1285 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
ӘХМӘТ ХӘЙРЕТДИНОВ музыкасы ФӘНИС ЯРУЛЛИН сүзләре Килгән чакта башка авырлык, Җитми калса көч йә сабырлык, Сиздермичә ярдәм иткәнсез — Сез иң күркәм кеше икәнсез. Балаларның теле — кыңгырау, Гел чыңгылдый, ява мең сорау. Барысына да җавап биргәнсез — Сез иң гүзәл кеше икәнсез. Укып чыгып, дөнья тануны, Бәхетебезне эзләп табуны Зур ышаныч белән көткәнсез — Сез иң сабыр кеше икәнсез. Мактагансыз тиеш урында, Яклагансыз тиеш урында. Безнең өчен сез тир түккәнсез — Сез иң гүзәл кеше икәнсез.
А как ты думаешь, о чем песня "Сез иң гузәл кеше икәнсез" ?