название:
автор:
ӘХМӘТ ХӘЙРЕТДИНОВ музыкасы
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1000 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
ӘХМӘТ ХӘЙРЕТДИНОВ музыкасы ФӘНИС ЯРУЛЛИН сүзләре Килгән чакта башка авырлык, Җитми калса көч йә сабырлык, Сиздермичә ярдәм иткәнсез — Сез иң күркәм кеше икәнсез. Балаларның теле — кыңгырау, Гел чыңгылдый, ява мең сорау. Барысына да җавап биргәнсез — Сез иң гүзәл кеше икәнсез. Укып чыгып, дөнья тануны, Бәхетебезне эзләп табуны Зур ышаныч белән көткәнсез — Сез иң сабыр кеше икәнсез. Мактагансыз тиеш урында, Яклагансыз тиеш урында. Безнең өчен сез тир түккәнсез — Сез иң гүзәл кеше икәнсез.
А как ты думаешь, о чем песня "ӘХМӘТ ХӘЙРЕТДИНОВ музыкасы" ?