название:
автор:
Гомерләр зая узмасын
автор:
Зайнап Фархетдинова и Зуфар Билалов
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1080 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Зифа Нагаева көе һәм сүзләре Кояш җылысын тоймаса, Ачылмый гөлләр. Айның да йолдызы барга Яктыра төннәр. Беребез өчен беребез кирәк, Бергә барыбер җиңелрәк. Дөньялары ничек кенә Авыр булмасын, Пар канатларың сынмасын, Гомерләр зая узмасын, Кәккүкләр бар парлыларга Гомер юрасын! Парсыз гына кошлар да бит Оя коралмый. Елга да бит ике ярсыз Елга булалмый. Беребез өчен беребез кирәк, Бергә барыбер җиңелрәк. Дөньялары ничек кенә Авыр булмасын, Пар канатларың сынмасын, Гомерләр зая узмасын, Кәккүкләр бар парлыларга Гомер юрасын! Алда әле, алда булсын Бәхет-шатлыгың! Парлылыкны көтеп торсын Тигез картлыгың! Беребез өчен беребез кирәк, Бергә барыбер җиңелрәк. Дөньялары ничек кенә Авыр булмасын, Пар канатларың сынмасын, Гомерләр зая узмасын, Кәккүкләр бар парлыларга Гомер юрасын!
А как ты думаешь, о чем песня "Гомерләр зая узмасын" ?