ГлавнаяИсполнителиКазан ЕгетлэреЖомга (татар халык жыры) - Тал бересе
название:

Жомга (татар халык жыры) - Тал бересе


автор:

Казан Егетлэре


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1219 просмотров
Тал бөресе, тал бөресе,
Тал бөресе талларда;
Сандугачым, әйтеп сайра,
Сөйгән ярым кайларда?

Сандугачым, очасыңмы,
Кипте инде күлләрең;
Синең янга барып кайта
Һәр көнне күңелләрем.

Моңлы кичтә тальян гармун
Кемнәр уйнатыр инде.
Син булмагач күңелемне,
Кемнәр юатыр инде

Агыйделләр дулкынлана,
Дулкынлана, комлана;
Басып сайрар талы сынса
Сандугач та моңлана.

Акрын искән җил селкетә
Агыйдел камышларын;
Кем аерылмый, шулар белми
Аерылу сагышларын.

Гармуныңны тартып уйна
Үрләргә менгәндә дә.
Онытасым юк үлгәндә дә –
Гүрләргә кергәндә дә.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Жомга (татар халык жыры) - Тал бересе" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен