ГлавнаяИсполнителиМаликаЖырлар жырлыйм сина
название:

Жырлар жырлыйм сина


автор:

Малика


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 981 просмотр
Җырлар җырлыйм сиңа

Бер тапкыр күргәч тә сине, көләч йөзеңне
Кыенсындым, әйтә алмадым, сөю сүземне
Күз алдымнан югалганда уфтанып калдым,
Гашыйк булган минутымнан күп тапкыр яндым
Гашыйк булган минутымнан күп тапкыр яндым.

Эзләреңне дә эзләдем, син йөргән юлдан
Эчәргә теләдем сулар, тик синең кулдан.
Яннарыңа киләм көндә, кош булып очып.
Җырлар җырлыйм, сөйгән ярым исемең кушып.

Очратмадым синекеңнән, сөйкемле күзләр
Аңлатырга сөюләрем, җитмәде сүзләр
Бер тапкыр миңа карасаң, бәлки сөярсең
Син дә минем кебек янсаң, ничек түзәрсең.

Бер тапкыр күргәч тә сине, көләч йөзеңне
Кыенсындым, әйтә алмадым, сөю сүземне
Күз алдымнан югалганда уфтанып калдым,
Гашыйк булган минутымнан күп тапкыр яндым
Гашыйк булган минутымнан күп тапкыр яндым

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Жырлар жырлыйм сина" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен