название:
автор:
Су буенда учак яна ( аранж.Ильназ Хасанов )2011
автор:
Тансылу Шайхутдинова
рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 655 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Тып-тын калган төнге авыл, Йоклый авыл, сүнгән уты. Кайттым сиңа еллар узгач, Хәтер уйный, керми йокы. Су буенда, учак яна, Кем кабызган ул учакны? Төшсәм әгәр су буена, Табармын күк балачакны. Тыныч сулап йоклый авыл, Йөрим төнге урамында. Таныш сукмак, таныш кое — Утсыз да мин күрәм монда. Су буенда учак яна, Сүнмәс микән таңга чаклы? Урамыәда, туган авылым, Табармын күк балачакны. Хәтерләсә?, онытмаса?, Мин башканы өмет итмим. Ялантәпи урамыңда Уйнап үскән балаң бит мин. Су буенда учак яна, Хәтирәләр төсле якты. Кайттым кебек яшьлегем?, Табармын күк балачакны.
А как ты думаешь, о чем песня "Су буенда учак яна ( аранж.Ильназ Хасанов )2011" ?