название:
автор:
Җырлыйм әнием турында
автор:
Габдулла Рахимкулов
рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1181 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
Бер кыз бала җыр чыгарган, Багышлап әнисенә. Әйдә икәү җырлыйк, диеп, Өйрәткән энесенә: "Кояш, кояш мәңге балкый, Мәңге нур сибә; Кояш гомере телим мин, Әнием, сиңа!" Җырны чишмәләр ишеткән, Кошлар отып алганнар. Сандугачлар һәм тургайлар Матур көйгә салганнар: "Кояш, кояш мәңге балкый, Мәңге нур сибә; Кояш гомере телим мин, Әнием, сиңа!" Кушыл син дә, җырлыйк бергә, Яңа матур җыр тусын. Җирдә әниләр, кояштай, Озын гомерле булсын: "Кояш, кояш мәңге балкый, Мәңге нур сибә; Кояш гомере телим мин. Әнием, сиңа!"
А как ты думаешь, о чем песня "Җырлыйм әнием турында" ?