название:
автор:
Тәрәзәмне боз каплады
автор:
Гөлнара Тимерҗанова
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 999 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Тәрәзәмне боз каплады Кышка керәм ялгызым. Боздан ясалган чәчәкләр Бүләк итә язмышым. Тәрәзәмне боз каплады, Ә мин һаман сине көтәм. Йөрәгем боз түгел, ялкын, Кил, бәгърем, гафу итәм. Боздай салкын чәчәкләрне Тыным белән эретәм. Җылыга түзми, боз эри, Ә син эрерсең микән? Тәрәзәмне боз каплады, Ә мин һаман сине көтәм. Йөрәгем боз түгел, ялкын, Кил, бәгърем, гафу итәм. Сагыш белән тулы күңелем Үкенү хисе чиксез. Салкын чәчәкләргә карап Өзгәләнәм мин синсез. Тәрәзәмне боз каплады, Ә мин һаман сине көтәм. Йөрәгем боз түгел, ялкын, Кил, бәгърем, гафу итәм.
А как ты думаешь, о чем песня "Тәрәзәмне боз каплады" ?