название:
автор:
Без названия
автор:
АсылЯр-талы,талы......
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 881 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
ТАЛЫ, ТАЛЫ (уен җыры) Тал әйләнә, тал әйләнә, Талга ефәк бәйләнә. Күргәнче сүзем күп була, Күргәч телләр бәйләнә. Талы, талы, Талы бөгелеп тора; Тагын бер күрәсе килеп Үзәк өзелеп тора. Тал тирәкләр утыртканнар Агыйдел читләренә. Алсу алма суы тамган, Бәгырем, битләренә. Талы, талы, Талы бөгелеп тора; Синең өчен ярларыңның Үзәге өзелеп тора. Былбыл булсам бакчаларда Бер тирәк сайлар идем. Шул тирәктә сине мактап Иртә- кич сайрар идем. Талы, талы, Талы бөгелеп тора; Бер генә минут исеңнән Чыгамы диеп сора.
А как ты думаешь, о чем песня "Без названия" ?