название:
автор:
Нигә диеп мин очырттым
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 648 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Нигә диеп мин очырттым Кошчыгымны кулларымнан? Онытылыр дип уйласам да, Чыкмыйсың уйларымнан. Сайравыңа сусадым. Синсез яшәү - яшәү түгел, Соңлап кына аңладым. Мине калдырган якларга Кошчыгым карый микән? Башкаларны якын итеп Ятларга сайрый микән? Сайравыңа сусадым. Синсез яшәү - яшәү түгел, Соңлап кына аңладым. Баш очымда күгәрченнәр, Пар аккошлар күлемдә. кабат кайчан тоярмын мин Кошчыгымны иңемдә? Сайравыңа сусадым. Синсез яшәү - яшәү түгел, Соңлап кына аңладым.
А как ты думаешь, о чем песня "Нигә диеп мин очырттым" ?