название:
автор:
Казанымда азан тавышы
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1478 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Казанымда азан тавышы, Манарада айның балкышы. Борынгыдан килгән аһәннәрнең Күңелләрдә калган сагышы. Иман пәрдәләрен ачсын әле Азан тавышлары бүген дә. Изге дога, изге теләкләр, Тигез сафлар мәчет түрендә, Мәчет түрендә бүген дә... Кол Шәрифтә ак теләкләр ява, Манарада азан тавышы, Казанымның аяз күгендә Иман нурларының балкышы. Иман пәрдәләрен ачсын әле Азан тавышлары бүген дә. Изге дога, изге теләкләр, Тигез сафлар мәчет түрендә, Мәчет түрендә бүген дә... Казанымда азан тавышы, Манарада айның балкышы, Борынгыдан килгән аһәңнәрнең Күңелләрдә калган сагышы. Иман пәрдәләрен ачсын әле Азан тавышлары бүген дә. Изге дога, изге теләкләр, Тигез сафлар мәчет түрендә, Мәчет түрендә бүген дә...
А как ты думаешь, о чем песня "Казанымда азан тавышы" ?