ГлавнаяИсполнителиНафкат НигматуллинУзем белгэн юл белэн
название:

Узем белгэн юл белэн


автор:

Нафкат Нигматуллин


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1309 просмотров
Үзем генә белгән юллар белән
Төшләремә кереп керәсең.
Сиңа гына сөйләр сүзләрем бар,
Бар әле, бар сине күрәсем.

Яннарыма кил син төшләремдә,
Җырларыма килгән юл белән.
Килми калсаң, үзем барырмын мин
Үзем генә белгән юл белән.

Үзем генә белгән юллар белән
Җырларыма килеп керәсең.
Сиңа гына бирер вәгъдәм бар,
Бар әле, бар сине күрәсем.

Яннарыма кил син төшләремдә,
Җырларыма килгән юл белән.
Килми калсаң, үзем барырмын мин
Үзем генә белгән юл белән.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Узем белгэн юл белэн" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен