ГлавнаяИсполнителиА.ГалимовГомер буйлап барам (слова просто суперские!!!)
название:

Гомер буйлап барам (слова просто суперские!!!)


автор:

А.Галимов


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 822 просмотра
1) Гомер буйлап барам,
Барсын уйлап барам,
Уйлар бетмәле түгел.
Алай итеп карыйм,
Болай итеп карыйм,
Башың җитмәле түгел.

2) Акыллы да булдык
Ахмаклык та кылдык,
Барсы да булды инде.
Булды шатлыклары,
Авыр вакытлары
Булды да узды инде.

3) Шатлык-кайгылар да
Үземнеке бар да,
Үземнең юлдан барам.
Әллә кем түгел без,
Әмма ким түгел без,
Әллә кем булганнардан.

4) Гомер буйлап барам,
Барсын уйлап барам,
Уйлар бетмәле түгел.
“Эз калдырып китим
Бу дөньяга,” -  дисәң,
Гомер җитмәле түгел.

Гомер җитмәле түгел...

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Гомер буйлап барам (слова просто суперские!!!)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен