название:
автор:
Башкортостан татарлары
автор:
Салават Фатхетдинов
рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1321 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
Башкортостан – язмышлары, Башкортостан – ватаннары. Монда туды, монда үсте Башкортостан татарлары. Чәчәк атар ватаннары, Имин атар ал таңнары. Булдылар, барлар, булырлар Башкортостан татарлары. Шушы илдә, шушы җирдә Шатлыклары, аһ-зарлары. Ни күрсә дә монда күрде Башкортостан татарлары. Чәчәк атар ватаннары, Имин атар ал таңнары. Булдылар, барлар, булырлар Башкортостан татарлары. Сибелде дә, кибелде дә, Кем дип кенә аталмады Ләкин аның телен беркем Берничек тә вата алмады. Хәмдүнәсе, Зиләләре, Хәниясе, Җәвитләре, Наил, Рифкать, Айдарлары, Римзиль, Роберт, Ильдарлары – Башкортостан татарлары.
А как ты думаешь, о чем песня "Башкортостан татарлары" ?