ГлавнаяИсполнителиХәнәви ШайдуллинТары җире, киндер җире
название:

Тары җире, киндер җире


автор:

Хәнәви Шайдуллин


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 975 просмотров
Тары җире, киндер җире,
Тары җире, киндер җире,
Тары җире, киндер җире,
Тары җире, әй, һай
Сөлгең аклы, сөлгең аклы,
Сөлгең аклы, шакмаклы.
Бер җырламый булмас инде
Сез сораган такмакны.

Алъяпкычың ал мәллә
Алдыңда алма бар мәллә?
Әйләнәсең тулганасың,
Әйтер сүзең бар мәллә?
Алын аласы микән,
Гөлен аласы микән?
Арасыннан бер чибәрен
Сайлап аласы микән?

Аклы ситца күлмәгеңне
Кигәнеңне күрмәдем.
Синең өчен хафаландым.
Әле дә ярый, үлмәдем.
Агыйдел суы тирбәлә,
Уртасында сал булса,
Суга салсаң калкып чыгыр,
Безгә насыйп яр булса.

Тары җире, киндер җире,
Тары җире, киндер җире,
Тары җире, киндер җире,
Олы юлда кыяк үлән,
Иң нечкәсе кыл кебек.
Бу җырларны бөтен дөнья
Халкы җырлаган кебек.

Аклы яулык чите мамык,
Бәйлә йөзең нурлансын!
Миннән башка ятны сөйсәң,
Нурлы йөзең хурлансын.
Лә-лә-лә-лә, лә-лә-лә...

Безнең кошлар урманда,
Кайда сезнең кошыгыз?
Килер көннәр очрашырбыз,
Ә хәзергә хушыгыз.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Тары җире, киндер җире" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен