ГлавнаяИсполнителиИлсөя БәдретдиноваСу буйлап ("Идел бит ул, киң бит ул")
название:

Су буйлап ("Идел бит ул, киң бит ул")


автор:

Илсөя Бәдретдинова


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1041 просмотр
Идел бит ул, тирән бит ул,
Тирән бит ул, киң бит ул.
Караңгы төн, болытлы көн —
Без аерылган көн бит ул.

Идел бит ул — бик мул елга,
Ул бит диңгезгә китә.
Аккан сулар, искән җилләр
Йөрәгемне җилкетә.

Идел буйларына барсам,
Әйтер идем Иделгә,
Минем кайгыларымны да
Алып кит дип, диңгезгә.

Су буйлары моңсу иде,
Без айрылган чагында;
Тормыш дулкыннары безне
Кушар әле тагын да.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Су буйлап ("Идел бит ул, киң бит ул")" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен