название:
автор:
Хина килдем, иркэм
автор:
Фидан Гафаров
рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 656 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Сиңа килдем, иркәм, Үткән юлларымның! Саный-саный ерак чакрымнарын. Килдем, тормышымда кичеп язмышымның Шатлыкларын, көчле ялкыннарын. Сиңа килдем, иркәм, Килдем еллар буе, Саный-саный үткән көннәремне, Баса алмаенча ярсып януларын Әрнеп өзгәләнгән йөрәгемнең. Сиңа килдем, иркәм, Бик сагынып килдем, Шаулап-гөрләп ямьле язлар җиткәч, Ераклардан язган сәлам хатларыңны Көтә-көтә түземлегем беткәч.
А как ты думаешь, о чем песня "Хина килдем, иркэм" ?