ГлавнаяИсполнителиХайдар Бигичев086_Качан гына очрашырбыз
название:

086_Качан гына очрашырбыз


автор:

Хайдар Бигичев


рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 589 просмотров
Якты кояш, кояш сине күрә
Чәчләреңне назлый җилләр генә.
Кояш, җилләр юл күрсәтеп
Очраштырмый безне җирдә нигә?

Кайчан гына очрашырбыз,
Онытыр идем сагышымны.
Күкрәгемә кочып елый-елый,
Тыңлар идем синең тавышыңны.
Тыңлар идем тавышыңны
Синең назлы тавышыңны.

Көткән язлар, язлар китеп барды
Синсез генә керәм инде көзгә.
Ялгызлыкның газаплары
Үзәгемне минем өзә, өзә.

Кайчан гына очрашырбыз,
Онытыр идем сагышымны.
Күкрәгемә кочып елый-елый,
Тыңлар идем синең тавышыңны.
Тыңлар идем тавышыңны,
Синең назлы тавышыңны.

Кемнәр генә, кемнәр сине белә
Нурлы йөзләреңне көн дә күрә.
Эзләп тапсам ал таңнарда
Уятырмын назлап үбә, үбә.

Кайчан гына очрашырбыз,
Онытыр идем сагышымны.
Моңлы җырлар кебек тыңлар идем,
Тыңлар идем назлы тавышыңны.
Тыңлар идем тавышыңны,
Синең назлы тавышыңны
Тыңлар идем тавышыңны,
Синең назлы тавышыңны.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "086_Качан гына очрашырбыз" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен