название:
автор:
Шаулама кара дингез
автор:
♫ Айдар Галимов
рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 717 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Шаулама син, Кара диңгез, Хәтерләтеп үткәннәрне, Хәтерләтеп сөйгәннәрне Һәм сөелми киткәннәрне. Синең кебек шаулаган бар, Котырган бар, дулаган бар, Таш бәгыръле язмышыма Башны бәреп елаган бар. Булды инде, үтте инде, Үткәннәрем кайтмас кире, Бер үк дулкын икенче кат Ярларына какмас кире. Дулкыннар да мәңге түгел, Бер шаулый да тына бит ул. Күңелләр дә бер кителсә Кылыч кебек сына бит ул. Шаулама син кара диңгез, Хзтерлзтеп үткәннәрне, Минем күнел дулкынланмый - Дулкынландыр бүтәннәрне. Булды инде, үтте инде, Үткәннәрем кайтмас кире, Бер үк дулкын икенче кат Ярларына какмас кире Шаулама син, Кара диңгез, Хәтерләтеп үткәннәрне, Хәтерләтеп сөйгәннәрне Һәм сөелми киткәннәрне. Синең кебек шаулаган бар, Котырган бар, дулаган бар, Таш бәгыръле язмышыма Башны бәреп елаган бар. Булды инде, үтте инде, Үткәннәрем кайтмас кире, Бер үк дулкын икенче кат Ярларына какмас кире Шаулама син кара диңгез!
А как ты думаешь, о чем песня "Шаулама кара дингез" ?